Түбән Кама юбилеена гаилә белән! 🎉 Бу шимбә, 26 сентябрьдә "Манзара" сәүдә үзәге янәшәсендәге мәйданчыкта шәһәрнең 60 еллыгына багышланган зур бәйрәм була. Программада: - балалар, спорт һәм яшьләр мәйданчыклары - ачык һавада Түбән Каманың үткәне һәм киләчәге музее - гастрономия фестивале - мото һәм -автотехника күргәзмәсе - "Осталар шәһәре" мәйданчыгы - "Түбән Кама күгендә йолдызлар" музыкаль программасы Сәхнәдә: - "Кыюлар территориясе" театральләштерелгән кереше - ABIEM Project, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, "Волга-Волга" һәм The Hatters төркемнәре катнашында бәйрәм концерты